Логотип «Мәйдан» журналы

ЮХИДИ инспекторлары янә кул радарларын файдалана башлый

Юл-транспорт һәлакәте очраклары артуы белән бәйле рәвештә, Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре яңадан кул радарлары файдалана башлый. Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы карары белән җәен кул радарлары...

Юл-транспорт һәлакәте очраклары артуы белән бәйле рәвештә, Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре яңадан кул радарлары файдалана башлый. 
radar_bez_fideofiksacii
Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы карары белән җәен кул радарлары файдаланудан туктатылган иде. Ул коррупция очракларын кисәтү максатыннан эшләнде, чөнки андый җиһаздагы видеоязманы юкка чыгарып була, дип аңлатылды.
Хәзер машина тизлеген ачыкларга ярдәм итүче кул радарларын инспекторларга янәдән файдаланырга рөхсәт ителде. Моны шушы узган вакыт эчендә югары тизлек аркасында юл-транспорт һәлакәтләре ике тапкырга артуы, ә үлем-китем очраклары - өч тапкырга, зыян күрүчеләр саны да дүрт кешегә артуы белән аңлаталар.
Чыганак: intertat.ru/tt/

Комментарийлар