Логотип «Мәйдан» журналы

Югары кан басымын төшерергә ярдәм итүче ризыклар

Калийга бай ризыклар югары кан басымын төшерергә сәләтле, дип саный Америка кардиология ассоциациясе белгечләре. Бу хакта Daily Star басмасына сылтама белән iz.ru яза.Тикшеренүчеләр түбәндәге аңлатман...

Калийга бай ризыклар югары кан басымын төшерергә сәләтле, дип саный Америка кардиология ассоциациясе белгечләре. Бу хакта Daily Star басмасына сылтама белән iz.ru яза.
Тикшеренүчеләр түбәндәге аңлатманы бирә: калий организмда тоз күләмен киметә, ул аны сидек белән чыгара. Шулай ук, бу матдә кан тамырлары стенасындагы киеренкелекне бетерергә булыша.
Калийга бай ризыкларга, беренче чиратта, яшел төстәге яшелчәләр, майлылыгы аз булган сөт продуктлары һәм бананны кертәләр. Шулай ук томат, сарымсак, бәрәңге, кабак, петрушка, киптерелгән җиләк-җимеш, ит, чикләвек, какао, кара чәй, борчаклыларда калий күп икән.
 
Фото: https://pixabay.com
 
 

Комментарийлар