Логотип «Мәйдан» журналы

Язучылар берлеге Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан бәйге игълан итте

Татарстан Язучылар берлеге ТР мәдәният министрлыгы белән берлектә татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр конкурсын башлый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе...

Татарстан Язучылар берлеге ТР мәдәният министрлыгы белән берлектә татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр конкурсын башлый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә берлек рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләде.xajdash-bejge
«Конкурс әдәби иҗатка сәләтле яшь шагыйрьләрне эзләп табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максаты белән уздырыла. Бәйгедә 17 яшьтән 35 яшькә кадәр шагыйрьләр катнаша ала. Бәйгегә тапшырыла торган әсәрләрнең күләме 10 шигырьдән артмаска тиеш», — диде Рәмис Аймәт.
Татар һәм рус телләрендә уздырыла торган әлеге конкурс ике этапта үткәрелә. Читтән торып катнашу туры: 2021 елның 1 гыйнварыннан 30 мартына кадәр (гаризалар һәм әсәрләр кабул ителә). Икенче турга үткән катнашучыларга шигырь язу өчен өстәмә тема бирелә. Икенче тур 23 апрельдә Язучылар берлегенең актлар залында үткәреләчәк. «Конкурс кысаларында яшь авторлар белән мастер-класслар үткәрү дә күздә тотыла», — диде ул.

Конкурста катнашучыларның һәммәсе дә махсус сертификатларга ия булачак. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Бәйге нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр турында мәгълүмат Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге сайтларында, массакүләм мәгълүмат чараларында урын алачак. Катнашучыларны бүләкләү тантанасы Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай клубында булачак.
Бәйгегә катнашу өчен гаризаны һәм әсәрләрне molpoet2021@mail.ru электрон адресына, ә басма хәлендә Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14, йорттагы Язучылар берлегенә юлларга кирәк. Бәйгенең нигезләмәсен шушы сылтамадан укырга мөмкин.
 

Фото: Салават Камалетдинов/архив 


https://tatar-inform.tatar/news/letters/21-12-2020/yazuchylar-berlege-adi-taktashka-bagyshlangan-yash-shagyyrl-r-konkursy-ig-lan-itte-5794211

Комментарийлар