Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Гарифҗан Мөхәммәтшин “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде

Кичә Балтачта танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе оештырылды, дип хәбәр итә Диния...

Кичә Балтачта танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе оештырылды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. 
a044 Фото: dumrt.ru
Чарага Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм Гарифҗан аганың хезмәттәшләре, дуслары, туганнары килгән.
Рөстәм хәзрәт озак еллар дәвамында Балтач районында мәчетләр төзетүдә, халыкка ислам диненең кыйммәтләрен җиткерүдә һәм район мәктәпләренә әхлак дәресләрен кертүдә зур өлеш керткән Гарифҗан Мөхәммәтшинны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән “Халкыбызга хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләде һәм рәхмәтләрен җиткерде.
Гарифҗан ага хәзерге вакытта Балтач районының мәчетләренә һәм дин әһелләренә багышланган китап әзерләү белән мәшгуль.

Комментарийлар