Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы да, укучы да – бер мәйданда

11 август көнне Апас районында быелгы Әдәби Сабантуй узды. Аны оештыручылар Татарстан язучылар берлеге һәм “Белем.ру”, “Татнетны үстерү фонды” директоры, “Белем радиосы” җитәкчесе Раил Гатауллин булды...

11 август көнне Апас районында быелгы Әдәби Сабантуй узды. Аны оештыручылар Татарстан язучылар берлеге һәм “Белем.ру”, “Татнетны үстерү фонды” директоры, “Белем радиосы” җитәкчесе Раил Гатауллин булды. Әйтергә кирәк, мондый төр Сабантуй уздыру татарның матур традициясе буып китте, ул ел да төрле районнарда уздырылып, меңгә якын китап сөюче, әдәбиятны яратучыларны бер мәйданга җыя. Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин да бер төркем иҗатчылар белән Сабантуйда катнашты.


Мәйдан капкасыннан килеп кергән кунакларны Апас үзешчән артистлары күңелле җыр-биюләре, гармун көйләре, сый-нигъмәт – кабарып пешкән күмәчләре белән каршы алдылар. Капкадан узгач, алма уңышыннан ясалган композицияле татар йорты, чуваш йорты, Апасның күренекле шәхесләре стенды янында фотозоналар оештырылган иде. Шулай ук биредә кул эшләнмәләре ярминкәсе, китап сөючеләр өчен иң популяр авторларның китапларын һәм балалар өчен һәртөрле китап-буягычлар сату оештырылган иде.


Сабантуй Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың чыгышы белән башланды. Зур сәхнәдән кунакларны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, күптөрле проектлар җитәкчесе Раил Гатауллин, “Ханнар утары” (Ханская усадьба) бистәсен төзүгә алынган “Хан йорты” төзелеш ширкәте җитәкчесе Ильяс Гыймадов сәламләделәр.


Сабантуйда интернетта барган ике проектның финалы узып, йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Болар – #әдәбимарафон һәм #әдәбикөрәш.


Беренче проект #әдәбимарафонның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: егерме бер көн дәвамында татар авторларының китапларын даими укып барырга һәм укыган әсәреңнән өзекләрне #әдәбимарафон хештэгы белән “Вконтакте” челтәрендәге сәхифәңдә бөтен дусларың күрерлек итеп урнаштырып барырга кирәк. Соңгы уздырылган марафон нәтиҗәләре буенча, Сабантуй түренә чакырылып, берничә район бүләкләнде: марафонда барлыгы 206 татар китабын укучысы белән катнашкан Саба районы беренче урынга лаек дип табылды. Бу район китап укучыларының әдәби әйдаманы – “Карлы миләш тәме”, “Ефәк кулъяулык”, “Күгәрчен оя корганда”, “Томанлы төн” китаплары авторы, язучы Гөлсинә Галимуллина. Китап укуның популярлыгы буенча икенче урында тора торган район итеп – Сарман, өченче урында итеп Апас районнары танылды.


Сәхнәдә Әдәби көрәш финалистларын күрү һәм аларның шигырь укуын тыңлау мөмкин булды. Август башында Язучылар берлегендә “Әдәби марафон” кысаларында үткәрелгән Әдәби көрәшнең финалистларын сайлап алу туры узган иде. Илсөяр Иксанова, Газинур Морат һәм Раил Гатауллин составындагы жюри әгъзалары әдәби көрәшчеләрнең видеоязмаларын бәяләделәр. Балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук өлкәннәр категорияләрендә финал турына уналтышар катнашучы узды.


Балалар һәм яшүсмерләр категориясендә сәхнәдә көрәш алып бару өчен тугыз кеше килгән иде. Парлашып, яттан шигырь сөйләп, сәхнәдә биш кеше торып калды, алар арасыннан да өчесе суперфиналга узды. Катнашучыларның чыгышларын Факил Сафин, Йолдыз Шәрәпова, Илсөяр Иксанова, Газинур Морат, финалдагы чыгышларны исә язучы Рабит Батулла бәяләде.


Түбәндәге җиңүчеләр билгеле булды:


I урын – Алсу Раимкулова (Апас р-ны);


II урын – Нәргизә Хәбибрахманова (Балтач р-ны);


III урын – Камилә Вәлиева (Апас р-ны).


Өлкәннәр категориясендә барлыгы ун кеше мәйдан тотты. Алар арасыннан өч катнашучы зур җиңү өчен көч сынашты. Яр Чаллыдан балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагог Энҗе Әхмәтҗанова, финал чыгышының темасы итеп, якташ шагыйрь, язучы Факил Сафин иҗатын яктыртуны сайлаган иде. Мөслимнән Равилә Шәрифуллина олпат язучы Фоат Садриев турында, тумышы белән Мамадыш районы кызы булган, бүген Санкт-Петербургта яшәүче Рәсимә Фатыйхова Нәзифә Кәримова иҗаты турында бәян итте. Финалистлар түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:


I урын – Рәсимә Фатыйхова (Санкт-Петербург шәһәре);


II урын – Равилә Шәрифуллина (Мөслим р-ны);


III урын – Энҗе Әхмәтҗанова (Яр Чаллы шәһәре).


Шунысы кызык: Санкт-Петербург кунагы Рәсимә Фатыйховага бәхет икеләтә елмайды. Ул мәйданда уйнатылган лотерея уенында да төп зур бүләкне – тузан суырткычны отты.


Шулай ук Сабантуйда #авылымгүзәллеге ярышында катнашучыларны да дипломнар белән бүләкләделәр. Бу ярышның асылы шунда: һәр катнашучы бер атна дәвамында, социаль челтәрләрдә биремнәрне үтәп, үз авылы тарихы, шәхесләре, кызыклы урыннары һ.б. турында мәгълүмат урнаштырып барырга тиеш. “Беренче, икенче, өченче урыннарны билгеләү һич мөмкин түгел. Һәр катнашучының язмалары, видеолары искиткеч матур иде. Киләчәктә без, бу материалларны туплап, бер җыентык чыгарырга ниятлибез,” – дип искәртте Раил Гатауллин.


Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче популяр язучы Зифа Кадыйрова үз иҗатын яратучыларга автограф таратты һәм фотога төште. Әдәби марафонда иң күп укыла торган китаплар арасында аның иҗат җимешләре булу – табигый хәл. Шулай ук күпләгән укучылар Факил Сафинның “Саташып аткан таң” роман-трилогиясен кат-кат укулары хакында әйтеп узды.


Әдәби Сабантуй – татар китабын һәм татар авторларын популярлаштыра торган матур чара. Халыкны һәм аның яраткан шагыйрь, язучыларын бер мәйданга җыеп очраштыра торган Әдәби Сабантуйлар дәвамлы булсын иде.


Гөлназ НУРИЕВА


Фото: Гөлназ Нуриева


Комментарийлар