Логотип «Мәйдан» журналы

Явыз Иван һәйкәленә капчык кидергәннәр

Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйган.Күптән түгел тантаналы шартларда Орел шәһәрендә ачылган Явыз Иван һәйкәл...

Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйган.
a970d6830c7bce9a2962ec8fc0c19466_XL
Күптән түгел тантаналы шартларда Орел шәһәрендә ачылган Явыз Иван һәйкәлен инде мыскыллый да башлаганнар.
“Вконтакте”да “Типичный Орел” төркемендә урнаштырылган фотога караганда, һәйкәлнең башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйганнар. Тактада “Духота то какая, темнота” дип язылган.
Орел каласында "тиран" һәм "палач" дип тә саналучы Явыз Иванга татарларның Хәтер көненә туры китереп һәйкәл ачкан иделәр. Шулай ук "канлы патшаны" яратучы даирәләр Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә пот куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Ә Красноярски ягындагы Кански шәһәрендә аңа канлы казык рәвешендә альтернатив һәйкәл куйган рәссам Владислав Гультяев исә "Явыз Иван һәм Сталин кебекләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау" дигән иде.
 
Чыганак: http://shahrichalli.ru

Комментарийлар