Логотип «Мәйдан» журналы

Яшьләр эшләре министрлыгы башка яшьләр оешмалары белән бергә милли проект әзерли

Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлык командасы республиканың башка яшьләр оешмалары белән берлектә яңа программа булдыру юнәлешендә эш башлаган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат...

Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлык командасы республиканың башка яшьләр оешмалары белән берлектә яңа программа булдыру юнәлешендә эш башлаган.
Яшьләр эшләре министрлыгы башка яшьләр оешмалары белән бергә милли проект әзерли
Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
“Бу атна башында министрлыкта Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Идел” яшьләр үзәге, “Сәләт”, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы лидерлары белән түгәрәк өстәл уздырдык. Анда махсус милли проект турында сөйләштек”, - диде министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.
Урынбасар сүзләренчә, әлеге проект милли проектларны актуальләштерә торган махсус уку-укыту программасы булачак.
“Программаның эчтәлеге билгеле, әмма төгәл исеме юк. Якын киләчәктә без сезгә бу турыда хәбәр итәрбез”, - диде Тимур Сөләйманов.
Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179543/

Комментарийлар