Логотип «Мәйдан» журналы

Яшәү өчен бик кирәк!

Тик аның организмда артык күп булуы кеше өчен зарарлы.Кальций — барлык тереклек өчен дә бик мөһим булган макроэлемент. Кеше организмында кальций сөяк тукымаларының нигезен тәшкил итә, тукландыру элеме...

Тик аның организмда артык күп булуы кеше өчен зарарлы.
ovoshhi
Кальций — барлык тереклек өчен дә бик мөһим булган макроэлемент. Кеше организмында кальций сөяк тукымаларының нигезен тәшкил итә, тукландыру элементларын тигезлектә тота, ферментлар эшчәнлеген арттыра, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасындагы процесска тәэсир итә. Балалар һәм өлкәннәрнең организмына көненә 1 грамм кальций таләп ителә. Эштә артык көч төшкәндә, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга, шулай ук, өлкән яшьтәгеләргә, сынган урыннар төзәлгәндә кальций күбрәк кирәк.
Тик аның артык күп булуы да кеше өчен зарарлы: бәвел бүлеп чыгару системасына таш утыруга китерүе мөмкин.
Организмга кальций кәбестә, салат, сельдерей, пастернак, шалкан, әче торма, кишер, чөгендер, борчак, фасоль, суган, помидор, борыч, баклажан, кыяр кебек бакчада үсә торган күптөрле яшелчәләрдән керә. Ул шулай ук сөт ризыкларында да бар. Сәламәт булу өчен кешегә көненә 7 порция (1 порция — бер учка сыярлык күләмдә) яшелчә һәм җимеш ашарга киңәш ителә.
 
Фото: kakbik.info

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Yash--chen-bik-kir-k-248508/

Комментарийлар