Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел Үзәндә Яңа елга дөньяның җиде могҗизасы пәйда булачак

Татарстанның Яшел Үзән районында Яңа ел бәйрәме уңаеннан быел шәһәрдә дөньяның җиде могҗизасы пәйда булыр дип көтелә, дип яза "Зеленодольская правда" газетасы.Россиядә тәүге табигать һәм тарихи-архите...

Татарстанның Яшел Үзән районында Яңа ел бәйрәме уңаеннан быел шәһәрдә дөньяның җиде могҗизасы пәйда булыр дип көтелә, дип яза "Зеленодольская правда" газетасы.
oriflame_zelenodolsk
Россиядә тәүге табигать һәм тарихи-архитектура тыюлыклары барлыкка килүгә 100 ел тулу вакыйгасына багышлап, Яшел Үзәндә җиде урында Яңа ел рухында бизәлгән мәйданнар барлыкка киләчәк, диелә. Яшел Үзән аша бик күп туристлар үтеп йөрүен исәпкә алып, шәһәр хакимияте Зөя елгасы ярларын тоташтыручы танылган Романов күпере янында "Яшел Үзән" дигән язу да куярга ниятли.

Комментарийлар