Логотип «Мәйдан» журналы

Ярминкә интернетка күчте

Авыл ризыгын әллә кайдан эзләп йөрисе юк хәзер. Аларны “бер түбә” астына туплаган махсус сайт барлыкка килде.Әлеге исемлектә үзләрен күрергә теләгән фермерлар “Ярмарка16.рф” сайтына кереп теркәлә һәм...

Авыл ризыгын әллә кайдан эзләп йөрисе юк хәзер. Аларны “бер түбә” астына туплаган махсус сайт барлыкка килде.
Әлеге исемлектә үзләрен күрергә теләгән фермерлар “Ярмарка16.рф” сайтына кереп теркәлә һәм җитештер­гән продук­циялә­рен халыкка тәкъдим итә ала. Бу хакта “Татар-Ин­форм” агент­лы­гын­да узган матбугат очрашуында әйттеләр.
Аны гамәлгә куючылар фи­керенчә, сайт җитеште­рү­челәр өчен дә, сатып алучылар өчен дә отышлы сату-алу мәйданчыгы булачак. Берен­чедән, җитештерүчегә аренда, сатучылар һәм башка чыгымнар өчен өстәмә акча чыгарып бирергә кирәк булмаячак, икенче­дән, алар­ның ризыкларыннан бөтен респуб­лика халкы хәбәрдар була. Сатып алучылар исә җитеш­терүчеләр белән ту­рыдан-ту­ры аралаша алачак. Ре­с­пуб­ликаның мәгълүмати-исәпләү үзәге генераль директоры Дмитрий Холопов әлеге сайт­ның күпләп һәм шулай ук азлап сатып алучылар өчен дә кулай булачагын җиткерә.
– Мондый сайт күптән­нән кирәк иде, – ди Авыл хуҗа­лы­гы һәм азык-төлек ми­нистр­лыгының азык-төлек ба­зары үсеше бүлеге җитәк­чесе урын­­басары Ана­толий Никитин. – Авыл хуҗалыгы яр­мин­кәсенең халык арасында нык популяр булуын исәпкә алып, республика Президенты аны заманчалаштырып, элек­трон фор­мада да алып барырга кирәклеген белдерде. Әлеге мәйданчык узган елның декабрь аенда эшли башлады. 200дән артык авыл хуҗалыгы товарларын җи­тештерү­че­ләр сайтта тер­кәлергә өл­гер­де инде.
Алар арасында фермерлар, авыл хуҗалыгы оешмаларын күрергә була. “Бирегә шәх­­си хуҗалыклар да үз продукциясен куя ала. Теркәлү, бел­дерү кую бушлай”, – дип ачыклык кертә Дмитрий Холопов. Ярминкә мәйдан­чы­гында 140 төрдәге ризык урын алган. Аеруча ит, сөт сатучылар күп икән. Бәяләре дә кибетләргә караганда күпкә арзанрак. 3,2 процентлы 900 мл сөтне, мәсәлән, 34 сумга алырга була.
Сайтта сатып алынган ризык турында үз фикереңне дә язып калдыра аласың. Әм­ма электрон ярминкәгә көнгә нибары 40лап кына кеше керә. Оештыручылар, ин­тер­нет-проект­ның эшлә­вен бик күпләр белеп бетерми, шуңа да кызыксынучылар аз, ди­ләр. “Экологик чиста, үзе­без­дә җи­тештерелгән, шул ук вакытта арзанлы да, сыйфатлы да ризыклар турында бө­тен кеше­ләр дә хәбәрдар булырга тиеш. Бу яңалык шәһәр җи­рендә яшәүчеләр­дә зур кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз. Шуңа күрә әлеге сайт турында башкаларга да җитке­ре­ргә кирәк”, – ди Дмитрий Холопов.
 
http://www.vatantat.ru

Комментарийлар