Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллының 69 нчы микрорайонында гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше бара

Яр Чаллының 69 нчы микрорайонында гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Объектта эшләрне ЯР Чаллының «Евростиль» компаниясе башкара. Белем бирү учреждениесен төзү өстендә 260 кеше эшли. Хәзерге вакытта өч...

Яр Чаллының 69 нчы микрорайонында гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Объектта эшләрне ЯР Чаллының «Евростиль» компаниясе башкара. Белем бирү учреждениесен төзү өстендә 260 кеше эшли. Хәзерге вакытта өченче катта диварлар һәм колонналар урнаштыру, плитә җәю эшләре бара, төзүчеләр 1-3 катларда кирпеч салалар, түбә, тәрәзәләр, фасад урнаштыру эшләре бара. Бизәкләү эшләре башланды.
Хәзерге вакытта гомуми үтәлеш 22% тәшкил итә.
 
Чыганагы: Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар