Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда «Яшь армия» хәрәкәтендә катнашучыларны бүләкләделәр

Бу көннәрдә Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә 2021/2022 уку елы нәтиҗәләре һәм шәһәр мәктәпләренең яшьармия отрядлары рейтингы буенча бүләкләү тантанасы узды.«Яшь армия триумфы» бүләкл...

Бу көннәрдә Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә 2021/2022 уку елы нәтиҗәләре һәм шәһәр мәктәпләренең яшьармия отрядлары рейтингы буенча бүләкләү тантанасы узды.
«Яшь армия триумфы» бүләкләү тантанасында дәрәҗәле кунаклар сыйфатында Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары, подполковнигы Дамир Вәлиев, Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева, «ТР ДОСААФ» төбәк иҗтимагый – дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе Советы рәисе Марат Нуриманов катнашты.
Чара кунаклары өчен хәрби дан музее буйлап экскурсия уздырдылар. Актлар залына керү юлында «Яшьармия йолдызы» фотозонасы оештырылды. Залда «Безнең Җиңүебез гасырлар буена дан тотсын!» рәсем конкурсы эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Бүләкләү тантанасында ярышлар һәм конкурслар үткәрелгән мәктәп директорлары урынбасарлары катнашты. Рәхмәт хатлары белән түбәндәге уку йортларының урынбасарлары бүләкләнде: И. Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе, 10 нчы мәктәп, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 1, 25, 32 нче мәктәпләр.
«3 дәрәҗә Яшь армия батырлыгы» медальләре белән уку елында аеруча аерылып торган Яшь армиячеләр бүләкләнде. Алар – И. Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 25, 58 нче мәктәпләр яшьармиячеләре. Бүләкне шулай ук 25 нче мәктәп директоры Лариса Кузавкова алды.
«Яшь армия»  Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен 25 нче һәм 42 нче мәктәпләрнең яшь армия отряды җитәкчесе Евгений Ипеев «2 нче дәрәҗә Яшь армия батырлыгы» медале белән бүләкләнде.
Хәзерге вакытта «Яшь армия»нең төбәк бүлеге составында 66 отряд бар, аларда 1 919 яшь армияче катнаша.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар