Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда тугызынчы сыйныф укучысының күргәзмәсе ачыла

Бүген 17:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Яңа исемнәр» яшь талантлар конкурсы стипендиаты Анастасия Сергеева вернисажы узачак. Кыз акварель техникасында эшләнгән картиналарын, академик эшләрен т...

Бүген 17:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Яңа исемнәр» яшь талантлар конкурсы стипендиаты Анастасия Сергеева вернисажы узачак. Кыз акварель техникасында эшләнгән картиналарын, академик эшләрен тәкъдим итәчәк. Күргәзмә ай дәвамында барачак, керү бушлай. Күргәзмәдә Суздаль шәһәрендә язылган нәфис эшләр белән танышып булачак.

«Суздаль – минем тормышымда аерым сәхифә, - ди кыз. - Аны рәссамнар шәһәре дип атыйлар: шәһәрнең архитектурасы, мәдәнияте таң калдыра».
Анастасия белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфында һәм параллель рәвештә «1 нче балалар сәнгать мәктәбе»нең 5 нче сыйныфында укый. Мәктәп директоры Альбина Шәйхулова мондый вернисажларны уздыру мәгариф учреждениесенең мәдәни тормышында уңай чагылыш таба дип билгеләп үтә. Быел сәнгать мәктәбе 50 еллыгын билгеләп үтә. Укытучылар, укучылар эшләре белән Яр Чаллыда (картиналарны «Нур», «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә, «Альбатрос» бассейнында күрергә мөмкин), Казанда, Түбән Камада, Алабугада танышып була.
Сүз уңаеннан, педагогик состав даими рәвештә үз осталыгын арттыра. Күптән түгел укытучылар борынгы Кырым сәнгатен – келәм тукуны үзләштергән. Хәзерге вакытта укыту үзешчән станокларда алып барыла, әмма эш сыйфатын яхшырту өчен профессиональ станоклар таләп ителә.


Фото: http://nabchelny.ru


Чыганагы: http://nabchelny.ru/news/46775

Комментарийлар