Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда шәһәр әдәби конкурсына йомгак ясалды

23 март көнне 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДОСААФ Яр Чаллы автомәктәбенең актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Минем әтием – сакчы" шәһәр әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләк...

23 март көнне 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДОСААФ Яр Чаллы автомәктәбенең актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Минем әтием – сакчы" шәһәр әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды. Конкурс инде бишенче тапкыр үткәрелә һәм укучылар, педагоглар арасында зур ихтирам казанды.
Конкурста шәһәрнең мәгариф учреждениеләренең 6-11 сыйныф укучылары катнашты. Конкурс программасында түбәндәге яшь төркемнәре каралган иде:
1 төркем – 6-7 сыйныфлар;
2 төркем – 8-9 сыйныфлар;
3 төркем – 10-11 сыйныфлар.
Конкурс программасында түбәндәге номинацияләр каралган иде:
1 – "Шундый һөнәр бар – Ватанны сакларга!"
2 – "Алар Ватан өчен көрәштеләр"
3 – "Антка тугры"
4 – "Армия – тормыш мәктәбе"
Конкурста Яр Чаллы шәһәренең 35 мәктәбеннән һәм гимназиясеннән укучылар катнашты. Шуларның 25е җиңүче булды. Алар төрле дәрәҗәдәге дипломнар, бүләкләр белән билгеләп үтелделәр. Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән 19 педагог бүләкләнде. Барлыгы 44 кеше.


 

Фото: http://nabchelny.ru


Чыганагы: http://nabchelny.ru/news/46845

Комментарийлар