Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда региональ педагогик укулар узачак

12 майда «Радость воспитания. Современные подходы к воспитанию: опыт, технологии, перспективы» дип исемләнгән темага төбәк педагогик укулар узачак.Чаллылылар 12 майда 9:00дә «Шатлык» яшьләр үзәгенә пе...

12 майда «Радость воспитания. Современные подходы к воспитанию: опыт, технологии, перспективы» дип исемләнгән темага төбәк педагогик укулар узачак.
Чаллылылар 12 майда 9:00дә «Шатлык» яшьләр үзәгенә педагогик укуларның тантаналы ачылышына чакырыла.
Чарада Казан, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Әгерҗе, Яр Чаллы укытучылары катнашачак. Укуларның хөрмәтле кунагы – Юлия Подкохо, «Взмах» башлангыч мәктәбе җитәкчесе, «Академии Бережного Воспитания»гә нигез салучы, гуманлы педагогика укытучысы (Санкт-Петербург шәһәре).
Мастер-класслар, педагогик идеяләр фейерверклары, түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган.
Укуларны оештыручылар – 36 нчы инновацион технологияләр лицее, «Яр Чаллы шәһәрендә гуманлы педагогика үзәге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе.
 

Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе




Комментарийлар