Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда кышкы донор акциясе узды

Республика кан үзәгенең Яр Чаллы бүлегендә «Нур» яшьләр үзәге ярдәме белән кышкы донор акциясе узды. ⠀Теләгән һәр кеше үзәкнең табиблары ризалыгы белән донор була алды. Бүген 89 кеше кабул ителгән, 42...

Республика кан үзәгенең Яр Чаллы бүлегендә «Нур» яшьләр үзәге ярдәме белән кышкы донор акциясе узды. ⠀
Теләгән һәр кеше үзәкнең табиблары ризалыгы белән донор була алды. Бүген 89 кеше кабул ителгән, 42 литр кан тапшырылган.
Сайтта (https://unity.donorsearch.org/events) теркәлү узган һәм кан тапшырган барлык донорлар да бүләкләр алдылар: акция символикасы төшерелгән наклейкалар, брелоклар һәм беләзекләр.
18 яшьтән өлкән һәм авырлыгы 50 килограммнан артык булган һәркем донор була ала. Кан тапшырган һәм алдагы көнне майлы, кыздырылган һәм ысланган ризык, шулай ук сөт продуктлары, йомырка һәм май, чикләвекләр, финики, банан һәм авокадо кулланырга киңәш ителми. Кан тапшыру станциясенә килү алдыннан 48 сәгать эчендә алкоголь кулланырга, ә 72 сәгать эчендә аспирин һәм анальгетик булган даруларны эчәргә ярамый.



 

Фото: http://nabchelny.ru


Чыганагы: Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар