Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда җәйге каникулларны оештыру

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин укучыларның җәйге каникулларын оештыру турында сөйләде. Шәһәрдә җәйге ялны оештыруга 240 млн сумнан артык акча каралган: республика, шәһәр бюджетларыннан, предприя...

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин укучыларның җәйге каникулларын оештыру турында сөйләде.
Шәһәрдә җәйге ялны оештыруга 240 млн сумнан артык акча каралган: республика, шәһәр бюджетларыннан, предприятиеләр, оешмалар һәм мәҗбүри ата-аналар кертемнәре хисабыннан.
«2022 елда барлыгы 19 890 кешенең (узган ел – 19 065) ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру планлаштырыла. Ял итү 51 мәктәп яны лагерында оештырылачак, анда 10 800 бала йөриячәк. Шәһәр мәктәпләре каршындагы 49 хезмәт һәм ял отрядларында 1000 бала ял итәчәк. Шәһәр читендәге лагерьларда бюджет һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең балалары, коммерция оешмалары хезмәткәрләренең балалары, авыр тормыш хәлендә калган балалар, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар өчен муниципаль программа буенча сменалар оештырылачак. Шәһәр яны лагерьларында барлыгы 9 090 укучы ял итәчәк», - дип сөйләде мәгариф идарәсе башлыгы.
Быел яшь чаллылылар «Саулык» сәламәтләндерү комплексы («Звездный», «Солнечный», «Крылатый» лагерьлары), «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» сәламәтләндерү лагерьлары, «Жемчужина» санаторие базасында ял итә алачак.
Барлык мәктәп яны лагерьлары да 1 июньдә балаларны каршы алырга әзер. Аларның программаларында мәдәни, спорт учреждениеләренә бару карылган.
Статистика буенча, җәйге ялга шәһәр читеннән 29%ка кадәр бала китә, республикадан читтәге сәламәтләндерү лагерьларына 1,5% укучы китә. Калганнары шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьларында вакытларын уздыра.
Шулай ук быел авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен 295 урын бүлеп бирелгән. Аларның ялы ел дәвамында оештырылган. Өстәвенә, быел «Саулык» сәламәтләндерү комплексы базасында «Галактика балалары» лагерында барлык төр учетларда торучы 50 бала ял итәчәк.
Профильле сменаларда 4 300 бала ял итәргә планлаштыра. Бу – өстәмә белем бирү учреждениеләре, яшьләр сәясәте учреждениеләре, физик культура һәм спорт учреждениеләре тарафыннан оештырылган тематик сменалар. Алар Тукай районында һәм Яр Чаллыда шәһәр читендәге лагерьларда узачак.
Җәйге чорда балаларның ялын һәм мәшгульлеген оештыру максатыннан, шәһәрдә яшәү урыны буенча 16:00дән 18:00гә кадәр эш режимы белән 12 ял мәйданчыгы оештырылган. Анда ял концерт-күңел ачу чаралары формасында оештырылачак. 32 спорт мәйданчыгы үз ял итүчеләрен якшәмбедән кала көн саен 16:00дән 20:00гә кадәр көтәчәк.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар