Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда «Ислам в музейных редкостях» күргәзмәсе ачылды

Чаллылылар игътибарына Тарихи-туган якны өйрәнү музее җыелмасыннан тупланган «Ислам в музейных редкостях» күргәзмәсе тәкъдим ителә. Ул безнең шәһәр халкы тарафыннан тәкъдим ителгән әйберләрдән оештыры...

Чаллылылар игътибарына Тарихи-туган якны өйрәнү музее җыелмасыннан тупланган «Ислам в музейных редкостях» күргәзмәсе тәкъдим ителә. Ул безнең шәһәр халкы тарафыннан тәкъдим ителгән әйберләрдән оештырылган. Бу – гарәп графикасы нигезендәге инкыйлабка кадәр язылган китаплар, аларның аңлатмалары һәм Коръән фәннәре буенча дини китаплар.
Күргәзмә Коръәнгә мөрәҗәгать иткән күпкырлы ислам сәнгате традицияләрен ача, каллиграфиянең гармонияле булуын һәм тәкъдим ителгән сәнгать әсәрләре образларның тирәнлеген тоярга мөмкинлек бирә.
Белешмәләр өчен телефон: 71-39-81
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар