Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда һава торышы начарлану фаразлана

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә, 26 һәм 27 декабрьдә, республикада һава торышы сизелерлек начарланачак дип яза мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек бе...

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә, 26 һәм 27 декабрьдә, республикада һава торышы сизелерлек начарланачак дип яза мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.hava25
Актив атмосфера фронтларын узганда 26 декабрьдә көндез һәм 27 декабрьдә тәүлек дәвамында көньяктан секундына 16-21 метр тизлектә   көчле җил, кар һәм күз күреме начараю белән буран көтелә. Юлларда кар көртләре булуы ихтимал. Температура: 26 декабрьдә төнлә -12..-17°, көнчыгыш районнарда аязган вакытта -22°, көндез -6..-11°, көнчыгышта -14° кадәр; 27 декабрьдә төнлә -8..-13°, көндез -2..-7°.
 

Фото: http://ilhamgazite.ru/


http://nabchelny.ru/news/42408

 

Комментарийлар