Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда 29 апрельдә шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узачак

29 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына һәм 2022 елгы җәйге спорт сезоны ачылуга багышланган традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узачак.Стартл...

29 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына һәм 2022 елгы җәйге спорт сезоны ачылуга багышланган традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узачак.
Стартлар:
11:40 – белем бирү оешмаларының 6-7 сыйныф командалары;
12:20 – һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары командалары;
13:00 – мәгариф оешмаларының 8-11 сыйныф командалары;
13:30 – шәһәр оешмалары командалары, спорт клублары, коммерциячел булмаган оешмалар, мөстәкыйль оештырылган командалар.
11:30дан 13:00гә кадәр ГТО нормативларын тапшыру өчен мобиль мәйданчык оештырылачак.
Эстафетада катнашучыларны теркәү старт вакытына 20 минут кала башкарылачак.
est
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар