Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллы «Музейлар төне» бөтенроссия акциясенә кушылачак

Ел саен Яр Чаллы "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушыла. Быел ул 20 майда узачак. Акция кысаларында берничә мәйданчыкта – тарихи-туган якны өйрәнү музеенда, экология музеенда, картиналар галерея...

Ел саен Яр Чаллы "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушыла. Быел ул 20 майда узачак. Акция кысаларында берничә мәйданчыкта – тарихи-туган якны өйрәнү музеенда, экология музеенда, картиналар галереясендә чаралар оештырылачак.
Бу көнне картиналар галереясе 16:00-22:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Биредә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рият Мөхәммәтдиновның, шулай ук рәссам-педагог Таслия Мәҗитованың күргәзмәләре белән танышырга мөмкин булачак.
Балалар Эрмитаж залларына виртуаль сәяхәткә бара алачак. 20:30дан 22:00гә кадәр зур залда Людмила Разумовская пьесасы буенча «Дорогая Елена Сергеевна!» спектакле күрсәтеләчәк.
Чараларның тулырак программасын тәкъдим итәбез.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар