Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган конференция узды

Университет базасында Идел буенда Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Кама буенда һәм Урал буенда исла...

Университет базасында Идел буенда Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Кама буенда һәм Урал буенда ислам» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
922 елда Идел буе Болгар дәүләте ислам динен үз территориясендә дәүләт дине буларак билгели. Бу вакыйга көнбатыш һәм көнчыгыш традицияләрен тоташтыручы уникаль Россия цивилизациясе булдыруны билгеләде.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, конференция югары уку йорты базасында очраклы гына үткәрелми. Университетта Кама буе һәм Урал буе халыклары тарихын һәм мәдәниятен, аларның телен һәм әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә гуманитар фәнне үстерүгә аерым игътибар бирелә.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар