Логотип «Мәйдан» журналы

Яр буе паркын үзгәрешләр көтә: балалар, олылар өчен генә түгел, этләр өчен дә мәйданчыклар барлыкка киләчәк

Чаллыда Яр буе паркын төзекләндерү буенча фикер алыштылар. Парк территориясенең ял итү зонасында – шәһәр читендәге зур яшел массивта планлаштырыла торган үзгәрешләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү узды....

Чаллыда Яр буе паркын төзекләндерү буенча фикер алыштылар. Парк территориясенең ял итү зонасында – шәһәр читендәге зур яшел массивта планлаштырыла торган үзгәрешләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү узды. «Архитектура десанты» архитекторлары инфраструктураның уңайлы якка үзгәрәчәген ассызыкладылар: керү юлында зур җәяүлеләр тротуары барлыкка киләчәк, мәйданчыклар яшь һәм мәнфәгатьләр буенча төрләргә бүленәчәк, шулай ук теренкур зонасы оештырылачак.
dsc_35911
Төзекләндерүнең беренче этабы кысаларында балалар мәйданчыклары, тренажер зоналары, спортчылар өчен мәйданчыклар һәм этләрне урамда йөртү өчен мәйданчык оештырылачак. Соңгы зона Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә уникаль булырга охшаган дип билгеләп үтә РФ Төзелеш министрлыгы эксперты Артем Гебелев.
dsc_35911
Хайваннар өчен уен зонасыннан тыш, архитекторлар биредә этләр өчен тренировкалар үткәрү зонасын булдырырга планлаштыралар.  Моннан тыш, кинология үзәге булдыру идеясе туган, анда белгечләр хайваннарны карау һәм дрессировкалау буенча консультацияләр үткәрәчәк.
Карьер янындагы тирәлек яктыртылачак, биредә террасалы кечкенә кафе урнашачак. Сүз уңаенда, урманны торгызу буенча экологик процедуралар проект белән бергә башлана. Күлне чистарту буенча проект-смета документлары әзерләнә инде.
Тантаналар сарае янындагы территория дә үзгәрәчәк – бина артында, урманда, амфитеатрлы арт-объект урнашачак. Монда ял итү һәм мәҗлес үткәрү мөмкинлеге булачак.
«Архитектура десанты» архитекторлары яр буен берничә этап дәвамында төзекләндерергә планлаштыралар, беренчесенә тиздән, җылы һава торышы урнашкач, керешәчәкләр.
dsc_41392


Фото: http://nabchelny.ru


Чыганагы: http://nabchelny.ru/news/47015

Комментарийлар