Логотип «Мәйдан» журналы

"Яңгыр теләү" йоласыннан соң коеп яңгыр яуды

Яңгыр теләү - татар халкына хас йола.Гасырлардан гасырларга, буыннан-буынга, әби-бабалардан әти-әниләргә, әти-әниләрдән балаларга үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча...

Яңгыр теләү - татар халкына хас йола.

Гасырлардан гасырларга, буыннан-буынга, әби-бабалардан әти-әниләргә, әти-әниләрдән балаларга үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Яңгыр теләү йоласы да, кайбер район-авылларда бөтенләе белән югалып бетсә дә, кайбер урыннарда хәзерге көнгә кадәр сакланып калган һәм бик матур йола буларак үткәрелә.
Үткәрү тәртибе
Бу йоланы үткәрү формасы ягыннан төрле. Йоланы ирләр дә, хатыннар да, картлар һәм бала-чагалар да башлап йөрергә мөмкин. Йола корылык елларында аеруча акуталь. Авыл халкы җыелышып Аллаһтан яңгыр сорый. Халык ботканы төрле ярмалардан урманда, басуда, яки су буенда пешерә. Башлар алдыннан намаз укылган. Ботка пешкәндә бу такмакны кабатлаганнар:
Яңгыр яу, яңгыр яу!
Без сорыйбыз Ходайдан,
Арыштан, бодайдан,
Пәрәмәчтән, күмәчтән.
Сыерларның сөтләре
Аз булмасын, күп булсын.
Игеннәрнең башлары
Ач булмасын, тук булсын.
Шушы йоладан соң барлык авыл халкы яңгыр явуына һәм, нәтиҗәдә, мул уңыш җыеп алуларына ышана.
Кечкенә чакта үзем дә шундый хәлнең шаһиты булдым. Бер җәйдә авылда яңгыр яумады. Җирләр ярылып, үләннәр саргая башлагач, авыл картлары җыелып ялынга чыгып, "Яңгыр теләү" йоласын башкарды. Өлкәннәр пешкән йомырка һәм башка тәм-том белән безне сыйлады. Арытаба без, бала-чага, янәшәдәге буадан су сибешеп уйнадык. Көтмәгәндә авыл өстендә кап-кара болыт килеп чыгып, коеп яңгыр ява башлады. Без өйләребезгә таралыштык. Ә менә күрше авылларда ул яңгыр яумаган иде. Бу йоланың нәтиҗәсе барлыгына күпләр ышанды.

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова



Комментарийлар