Логотип «Мәйдан» журналы

Янгынга каршы махсус режимны 26 майга кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгынга каршы махсус режимның гамәлдә булуын 26 майга кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәт...

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгынга каршы махсус режимның гамәлдә булуын 26 майга кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.
Мондый тәкъдимне ул Татарстан территориясендәге янгын чыгу куркынычы киеренке һәм аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле күрсәтте.
«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы утырышыннан бирле без янгыннарның санын киметүгә ирештек. Моннан тыш, аларда һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр саны кимеде», - дип өстәде Сергеев.
Элегрәк «Татар-информ» 26 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлады, дип хәбәр иткән иде.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-05-2021/yangynga-karshy-mahsus-rezhimny-26-mayga-kad-r-ozaytyrga-t-k-dim-ittel-r-5823185

 

Комментарийлар