Логотип «Мәйдан» журналы

"Яңа татар пьесасы-2016" конкурсына 50 дән артык әсәр тапшырылган

Г.Камал театрның 110 еллык юбилеена игълан ителгән "Яңа татар пьесасы-2016" 11 нче конкурсына 50дән артык пьеса тапшырылган. Бу хакта театр директоры Илфир Якупов хәбәр итте. диелә "Татар-информ" язма...

Г.Камал театрның 110 еллык юбилеена игълан ителгән "Яңа татар пьесасы-2016" 11 нче конкурсына 50дән артык пьеса тапшырылган. Бу хакта театр директоры Илфир Якупов хәбәр итте. диелә "Татар-информ" язмасында.
novaya_piesa
Заявкалар кабул итү 1 ноябрьдә тәмамлана.
Конкурс ике елга бер тапкыр 2 этапта үткәрелә. Агымдагы елның 1 декабренә кадәр узачак этапта жюри әгъзалары бөтен пьесаларны укый һәм 10-15 пьесаны икенче этапка сайлап ала. Бу беренче этапны узган пьесалар исемлеге массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Камал сайтында дөнья күрәчәк.
Икенче этапта жюри җиңүчеләрне билгели. Авторлар исемлеге агымдагы елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Өч пьеса авторы акчалата премия белән бүләкләнәчәк.
Конкурс ябык рәвештә уза, текстлар компьютерда басылган, ике нөсхә һәм автор псевдонимы белән җибәрелә.
Конкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе", Казан утлары" журналы һәм "Татарстан яшьләре" газетасы гамәлгә куя.
Драматургия өлкәсендә беренче конкурс Камал театры инициативасы белән 2004 елда үткәрелгән иде. Конкурс жюрие составында - абруйлы әдәбиятчылар, җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр, журналистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре.

Комментарийлар