Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа сезонда - «Яңа гасыр»

“Яңа гасыр” телеканалы иртәнге "Манзара" тапшыруында башка массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә эфирга чыгарырга ниятли. Бу хакта бүген “Яңа гасыр” телеканалының яңа телесезонга багышланган мат...

“Яңа гасыр” телеканалы иртәнге "Манзара" тапшыруында башка массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә эфирга чыгарырга ниятли. Бу хакта бүген “Яңа гасыр” телеканалының яңа телесезонга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Clipboard62
 
“Яңа гасыр” телерадикомпаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары, баш редактор Данил Гыйниятов "Манзара" тапшыруында рубрикалар саны артуын хәбәр итте. "Матбугат чыганакларын, газета-журналларны җәлеп итеп, газеталардагы кебек "Баш мөхәррир сүзе" дигән рубрика ачарга ниятлибез. Анда журналистлар тәрбия, мәдәният, милләт һәм көн кадагындагы башка мәсьәләләргә кагылышлы фикерләрен, үз газета-журналларындагы яңалыкларны җиткерә алачак", - дип белдерде ул. Данил Гыйниятов фикеренчә, кызыклы форматта 3-4 минутлык чыгышлар тамашачыларга күбрәк массакүләм мәгълүмат чаралары белән танышу мөмкинлеге бирәчәк. Әлегә бу сәхифәнең атнасына ничә тапкыр чыгуы тәгаенләнмәгән. Д. Гыйниятов "Манзара" тапшыруының студиясе яңарачагын да әйтте.
“Яңа Гасыр” каналында берничә тапшыру үзгәрә. “Караоке баттл” урынына “Җырлыйк әле”, “Яшьләр онлайн” урынына “Таяну ноктасы”, “Мәдәният дөньясы” урынына “Ком сәгате” тапшыруы оештырыла.
“Бер тапшыру дә ябылып, урыны буш калмады. Алмашка яңа проектлар килде”, - диде Данил Гыйниятов.
"Музыкаль дистә" тапшыруы "Кайнар хит" дип атала башлый.
Яңа тапшыру - “Ком сәгате”н Данил Гыйниятов үзе алып бара. Тапшыруның форматы – бер сәгатьлек әңгәмә, ул һәр якшәмбе көндезге 15 сәгатьтә чыга. “Беренче тапшыру Рафаил Хәкимов белән чыкты”.
“Кайнар хит” тапшыруын җырчы Айсылу Габдинова алып барачак. Ул “Алабута” җыры белән зур популярлык казанды.
“Җырлыйк әле” тапшыруының авторы һәм редакторы Нәҗип Бәдретдинов кабат тапшыруга кире кайта. “Җырлыйк әле” тапшыруын Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Аның беренчесе октябрь башында эфирга чыгар дип көтелә.
Озак еллар Раил Өметбаев алып барган “Татарлар” тапшыруына моңарчы "Манзара"да алып баручы булган Илнар Хөснуллин килә, тапшыруны Эльвира Хөснетдинова белән Роза Әдиятуллиналар алып барачак.
“Илнар Хөснуллин урынына перспективалы егетебез Ильяс Шәйхетдинов килде. Ул заманында Түбән Кама телевидениесендә яңалыклар алып барган иде, ул җырчы, шоумен. Аның әнисе дә журналист”, - диде Данил Гыйниятов.
“Яңа Гасыр” каналындагы тагын бер яңалык - һәр шимбә татар спектакле булачак. “Соңгы айда 6-7 спектакль яздырдык. Хәзинәдә яздырылган 10 нан артык татар спектакле бар.
“Җомга киче” проекты урынына “Болгар радиосы” концерты булачак. Ул һәр якшәмбе кич дөнья күрә. Аның беренчесе узган якшәмбедә күрсәтелгән.
Сентябрь азагында “Таяну ноктасы” тапшыруы чыга башлый. Аны моңарчы “Яшьләр онлайн”ны алып барган Венера Иванова алып барачак. “Анда татарларны борчыган бөтен мәсьәләләр күтәреләчәк”, - диде Данил Гыйниятов.
“Башваткыч”тапшыруы элекке форматта калачак.
Рус тапшыруларында зур үзгәрешләр көтелми. “Народный будильник” проекты “Здравствуйте” дип чыга башлаячак. Тамашачылар белән интерактив формада үткәреләчәк.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар