Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа купюралар символлары өчен тавыш бирүдә Казан өченче урынга төшкән

Казан Россия банкының 200 һәм 2000 сум номиналлы яңа күпюраларга эләгү хокукы өчен тавыш бирүдә өченче урынга төште. Беренче урынга 281 мең 128 тавыш җыеп, янә Сочи күтәрелде, икенче урында - Ерак Көн...

Казан Россия банкының 200 һәм 2000 сум номиналлы яңа күпюраларга эләгү хокукы өчен тавыш бирүдә өченче урынга төште. Беренче урынга 281 мең 128 тавыш җыеп, янә Сочи күтәрелде, икенче урында - Ерак Көнчыгыш (272 мең 774 тавыш). Бүген твоя-россия.рф конкурсы сайтында сәгать 8гә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласы өчен 272 мең 379 кеше тавыш биргән.
Кичә, 29 сентябрьдә көндез Казан Сочидан меңнән артык тавышка алда иде.
Конкурс 7 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Комментарийлар