Логотип «Мәйдан» журналы

"Яңа Гасыр" каналы хоккейны татарча күрсәтергә җыена

Бу хакта кичә журналистлар белән очрашкач "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "ТНВ-Планета" телеканалын караучылар "Ак барс" матчларын күр...


Бу хакта кичә журналистлар белән очрашкач "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "ТНВ-Планета" телеканалын караучылар "Ак барс" матчларын күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә икән.



728a28e9507925247fd8cdd8bf8d59b4_XL
Ә бу канал бары татарча тапшырулар гына күрсәткәч, хоккей да татарча тапшырылырга тиеш. "Моның ничек килеп чыгасын белмим. Яңа сезонда команда белән килешеп булырмы, карабыз. Әгәр дә матчлар "ТНВ-Планета"да трансляцияләнә икән, комментаторларга да татарча сөйләргә туры киләчәк. Чөнки ул милли, татар телле канал", – диде Әминов.
 
http://intertat.ru

Комментарийлар