Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа ел каникуллары кыскартыла

Быел Россия халкы Яңа ел каникулларында узган еллардагыдан азрак ял итәчәк. Бу Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә ТАСС.Яңа ел каникуллары тугыз көн: 3...

Быел Россия халкы Яңа ел каникулларында узган еллардагыдан азрак ял итәчәк. Бу Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә ТАСС.


7222b301963b29f0a2c08a5c3a967ee7725509b8
Яңа ел каникуллары тугыз көн: 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак.
Якшәмбе көн булган 1 гыйнвар һәм шимбә көн булган 7 гыйнвар эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, бу көннәрнең ялы башка бәйрәмнәргә күчерелгән. Министрлык карары буенча, киләсе 2017 елда Россия халкы 24 февральдә ял итәчәк (җомга) һәм 8 майда ял итәчәк (дүшәмбе).
Шулай ук министрлык февраль һәм май айларында - дүрт көнлек, июнь һәм ноябрьдә өч көнлек ялларны да билгеләде. Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Халыклар бердәмлеге көне алыннан эш сәгате, гадәттәгечә, кыскартыла.

Комментарийлар