Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа ел башында Рабит ага Батулладан килеп ирешкән яңалыклар

Яңа ел башында Рабит ага Батулладан килеп ирешкән яңалыклар:«Мин фәкыйрегезгә озакламый – 2018 елның 26 мартында (аңынчы исән-сау булсак) – 80 яшь тула. Шул бәйрәм уңаеннан моңарчы басылмаган әсәрләре...

Яңа ел башында Рабит ага Батулладан килеп ирешкән яңалыклар:
«Мин фәкыйрегезгә озакламый – 2018 елның 26 мартында (аңынчы исән-сау булсак) – 80 яшь тула. Шул бәйрәм уңаеннан моңарчы басылмаган әсәрләремне Татарстан китап нәшрияты 10 томлык итеп чыгарачак.
Алма-Атада яшәүче татарлар 1917 ел азагында мине карчыгым Рузия ханым белән бергә кунакка чакырганнар иде. Мин анда Алма-Ата Фәннәр академиясендә милләттәшебез, галим, 90 яшьлек Мөнир ага Эрзин һәм Татарстан турында нотык сөйләдем, Казакъ Милли китапханәсендә татарның узганы, бүгенгесе, киләчәге турында дәрес бирдем. Ике татар мәҗлесендә зыялылар белән очрашуда булдым. Кешеләргә китапларымны тараттым. Ике як та канәгать калды булса кирәк», - ди Рабит Батулла.
 
Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Комментарийлар