Логотип «Мәйдан» журналы

Ябык әдәби конкурс җиңүчеләре Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк

Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләрнең авторлары 21 февральдә — Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк.Жюри р...

Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләрнең авторлары 21 февральдә — Халыкара туган телләр көнендә бүләкләнәчәк.
Жюри рәисе Ркаил Зәйдулла конкурсның ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов инициативасы белән үткәрелүен ассызыклады.
«Әлеге ябык конкурс гайре табигый итеп кабул ителергә тиеш түгелдер. Әмма мондый масштаблы һәм мондый приз фондлы конкурсның татар әдәбияты тарихында булганы юк», диде Ркаил Зәйдулла.
Конкурсның приз фондының гомуми күләме — 3 млн 895 мең сум. Барлыгы 10 номинация. Роман жанрында I урын өчен 500 мең сум билгеләнгән иде.
Конкурс турында тулырак биредә.
 
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/07-02-2022/yabyk-d-bi-konkurs-i-chel-re-halykara-tugan-tell-r-k-nend-b-l-kl-n-ch-k-5848858

Комментарийлар