Логотип «Мәйдан» журналы

Хөкүмәт минималь хезмәт хакын җәен генә арттырырга җыена

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны 1 июльгә кадәр кичектерергә җыена.  Шул ук вакытта артыру күләме 5,2 проценттан 4 процентка кадәр киметелә, дип хәбәр итә РБК.Хөкүмәтнең зак...

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны 1 июльгә кадәр кичектерергә җыена.
 
879
Шул ук вакытта артыру күләме 5,2 проценттан 4 процентка кадәр киметелә, дип хәбәр итә РБК.
Хөкүмәтнең закон чыгару комиссиясе бу башлангычны хуплаган. Шул рәвешле, минималь хезмәт хакы күләме 7800 сум тәшкил итәчәк. Бу алдан планлаштырылганнан күләмнән 90 сумга азрак. Чыганакта язылганча, бу чара кече бизнеска ярдәм йөзеннән кертелә.
Соңгы тапкыр минималь хезмәт хакы июнь аенда 21 процентка – 7,5 мең сумга кадәр арттырылган иде.

Комментарийлар