Логотип «Мәйдан» журналы

Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 4 мең 516 вакантлы эш урыны тәкъдим итте

2019 елның 22 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 398 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 581 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дә...

Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 4 мең 516 вакантлы эш урыны тәкъдим итте
2019 елның 22 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 398 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 581 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,51 % тәшкил итә.
Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хисап атнасы өчен эш бирүчеләр 4 мең 516 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил иткән.
Хисап атнасында 950 татарстанлы эшсез дип танылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 911 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 104 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусын алды.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179386/

Комментарийлар