Логотип «Мәйдан» журналы

Хезмәт министры 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләү күләмен әйтте

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков кереме түбән булган гаиләләрдәге 8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә яңа түләү 6 дан 12 мең сумга кадәр булачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яз...

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков кереме түбән булган гаиләләрдәге 8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә яңа түләү 6 дан 12 мең сумга кадәр булачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яза.
«Мондый гаилә төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә пособие алырга мөмкин. Бу Россиядә уртача 6 дан 12 мең сумга кадәр була», — диде Котяков «Россия 24» телеканалы эфирында.
Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин кереме түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр 1 апрельдән билгеләнәчәге хакында белдерде. Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/08-03-2022/hezm-t-ministry-az-keremle-gail-d-ge-8-16-yashlek-balalar-chen-ya-a-t-l-k-l-men-atady-5850877

Комментарийлар