Логотип «Мәйдан» журналы

Хезмәт кенәгәсен ертып ташларга мәҗбүр түрәләр ачыклана...

Ышанычны югалту сәбәпле, эштән алынган түрәләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынны тота. Узган елда гына да республикада өч җитәкче нәкъ менә шушы сәбәп буенча хезмәт урын...


Ышанычны югалту сәбәпле, эштән алынган түрәләр саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынны тота. Узган елда гына да республикада өч җитәкче нәкъ менә шушы сәбәп буенча хезмәт урыныннан мәхрүм ителгән. Димәк, алар үз хезмәт кенгәләрен ертып ташласалар да була, дигән сүз...



i (2)
Бу турыда Татарстан Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе урынбасары Иван Гущин хәбәр итте.
Коррупция белән бәйле җинаятьләр арткан
Билгеле булганча, Татарстанда коррупциягә каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирелә. Кызганыч, республикада коррупция белән бәйле җинаятьләр саны кимеми, киресенчә, артканнан-арта.
- 2015 елда Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы коррупцион юнәлештәге 1130 җинаятьне ачыклауга иреште. Җинаять эшләре буенча зыян күләме 861,8 миллион сум тәшкил итте, – дип ассызыклады Иван Гущин.
Әлеге җинаятьләрнең күбесе – дәүләткә каршы кылынган коррупция очраклары. Мәсәлән, 2015 елда әлеге төрдәге җинаятьләр саны 842 булган. Бу – 2014 ел белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк.
Татарстан җитәкчелеге дәүләт органнары хезмәткәрләренең дә эшчәнлеген күзәтеп тора. Бактың исә, 2015 елда гына да республикада дәүләт һәм халыкның ышанычын югалту сәбәпле өч түрә үз хезмәт урынын калдырырга мәҗбүр булган икән. Болар: Менделеевск районы башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммнуаль хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары, Яшел Үзән районының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе һәм Әлмәт районының физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе.
- Кызганыч, әлеге күрсәткеч буенча без Идел буе федераль округында беренче урынны тотабыз. Икенче яктан караганда, мондый очракларның фаш ителүе – Татарстан җитәкчелегенең түрәләр эшчәнлеген җитди контрольдә тотуы турында сөйли. Ышаныч югалту сәбәпле түрәне эштән алу бер дә гади карар түгел. Бу очракта әлеге түрәгә үз хезмәт кенәгәсен ертып ташласа да була. Аны бүтән беркайчан да дәүләт хезмәтенә эшкә алмаячаклар, - дип аңлатты Иван Гущин.
Җирләрне законсыз рәвештә сату-алу белән бәйле коррупция очраклары шулай ук шактый еш очрый. Законны исә, кагыйдә буларак, авыл җирлеге башлыклары боза. Мәсәлән, 2015 елда гына да 52 шундый җитәкче коррупция белән бәйле җинаятьләрдә гаепләнгән. Әлеге очраклар Азнакай, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнарында теркәлгән.
- Коррупция очраклары аеруча еш ачыклана торган районнар исә – Әлмәт, Чирмешән, Тукай һәм Минзәлә, - дип ассызыклады Иван Гущин.
“Халык контроле” эшчәнлеге канәгатьләндерми?
Хәтерләсәгез, якынча бер ел элек “Халык контроле” сайтында коррупция очраклары турында хәбәр итү өчен махсус категорияләр булдырылган иде. 2015 елда гына да сайтка халыктан барлыгы 29 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу – 2014 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Казан һәм Чаллыда гомер итүчеләр әлеге порталдан аеруча еш файдаланган. Районнарга тукталсак, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай районнары актив.
- Кызганыч, “Халык контроле” сайтына килгән мөрәҗәгатьләрнең барысын да әлеге темага кагылышлы дип булмый. Араларында ишегалдын начар чистартучылардан, ватык тәрәзәләрдән зарланучылар да бар. Аларны гаепләү дә дөрес түгел. Шул ук вакытта бу чоракларны коррупция юнәлешенә дә кертә алмыйбыз, - дип аңлатты  Татарстан Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов.
Шул ук вакытта уңай күрсәткечләр дә юк түгел. Мәсәлән, Татарстан шәһәрләренең берсендә яшәүче әни “Халык контроле”нә баласын бакчага урнаштыра алмау турында мөрәҗәгать калдырган булган. Әлеге мәсьәлә берничә атнада тулысынча хәл ителгән.
- Шулай да, сайтка килгән мөрәҗәгатьләр санын әллә ни күп дип булмый. Халык активрак булсын иде, - дип өнди җитәкчеләр.

 
http://intertat.ru/tt/


 

Комментарийлар