Логотип «Мәйдан» журналы

Хәзер Татарстан хастаханәләрендә дә коронавируска анализ тапшырырга мөмкин

Хәзер Татарстан хастаханәләрендә дә коронавируска анализ тапшырырга мөмкин. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаво...



Хәзер Татарстан хастаханәләрендә дә коронавируска анализ тапшырырга мөмкин. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шул хакта хәбәр итте.



269


«Йоткылык яки борыннан үрнәк алып, аны Казанның ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә җибәрәбез. Нәтиҗәләр чама белән бер тәүлек эчендә килә», - дип искәртте спикер.

 Жаворонков сүзләренчә, коронавирус инфекциясе әле тарала гына башлаганда мондый анализларны Новосибирскида гына үткәргәннәр. Әмма хәзер һәр төбәк Covid-19 коронавирусына тест үткәрү мөмкинлегенә ия булды. Анализны яшәү урыны буенча үзегез беркетелгән поликлиникада тапшырырга мөмкин.




Фото: Абдул Фархан

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар