Логотип «Мәйдан» журналы

Хәрәкәттә – бәрәкәт (Аэробик күнегүләр ясыйбыз)

Аэробик күнегүләр белән даими һәм дөрес шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.1) мускулларны җылыту һәм тартылу-сузылуга көйләнгән күнегүләр сыгылмалылыкны арттыра;2) аэробик күнегүләр эшләү һәм й...

Аэробик күнегүләр белән даими һәм дөрес шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.

1) мускулларны җылыту һәм тартылу-сузылуга көйләнгән күнегүләр сыгылмалылыкны арттыра;
2) аэробик күнегүләр эшләү һәм йөгерү гәүдәнең өске өлешенә тәэсир итә, гомуми чыдамлыкны арттыра, йөрәк-кан тамырлары системасына интенсив йөкләнеш бирә;
3) авыр күнегүләр рельеф мускулатурасы үсешенә китерә;
4) күнегүләр азагында тартылу-сузылуга көйләнгән хәрәкәтләр ясала.
Даими дигәндә, атнага 2— 3 тапкыр, 30—60 ар минут дәвамында шөгыльләнү күздә тотыла. Бу күнегүләр гәүдәне сылулатып кына калмый, ашкайнату органнарының һәм кече оча сөягенең дөрес эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Күнегүләр өчен кечкенә келәм һәм... сезнең теләк кенә кирәк.
Шөгыльләнә башлауның беренче атнасында күнегүләрне 15 әр тапкыр кабатлап, соңыннан һәр тренировкага 1—2 күнегү өстәп барырга киңәш ителә, һәр күнегү арасында 10—15 секунд ял итеп алырга да онытмагыз.
1. Тезләрне турыпочмак рәвешендә бөкләп, идәнгә ятыгыз, үкчәләрне терәккә куегыз (урындыкка яки караватка). Терсәкләрне як-якка каратып, кулларны баш астына куегыз, сулыш чыгарганда, гәүдәне әз генә өскә күтәрегез. Берничә секундка туктап калыгыз һәм әкрен генә кире ятыгыз. 15—30 тапкыр кабатларга.
1
2. Аркага ятыгыз һәм, идәнгә перпендикуляр булырлык итеп, аякларны күтәрегез. Куллар янбаш астында. Сулыш чыгарганда, гәүдәне һәм оча сөяген күтәрегез. Берничә секунд шул халәттә калып, әкрен генә кире ятыгыз. 15—30 тапкыр кабатлагыз.
2
3. Аркага ятыгыз. Тезләрне бөкләп, аякларны күтәрегез. Балтырлар идәнгә параллель булсын. Терсәкләрне як-якка
каратып, кулларны баш астына куегыз. Уң кулның терсәге белән сул тезне тоташтырыгыз. Баштагы халәткә кайтыгыз. Аннары сул терсәк белән уң тезне тоташтырыгыз. 15—30 тапкыр кабатлагыз. Барлык күнегүләрне 2—3 тапкыр ясагыз.
3
Лилия ЛИМОНОВА,

фитнесс буенча тренер.


"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар