Логотип «Мәйдан» журналы

Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды

Легендар җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң 2016 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге район премиясе лауреаты булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.Бүләкне җыр...

Легендар җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң 2016 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге район премиясе лауреаты булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
0615
Бүләкне җырчының бертуган сеңлесенә – Фирүзә Ибәтуллинага тапшырдылар. Ул быел Хәния Фәрхи истәлегенә башкорт һәм татар җырын башкаручылар бәйгесен оештырырга ниятли.
2017 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә «Илһам» халык театры режиссеры Фәрит Җиһангиров лаек булды.
Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга һәм Гаилә елына багышланган чаралар шагыйрьнең туган ягында – Башкортстанның Тәтешле районы Иске Күрдем авылында узды.
 
http://tatar-inform.tatar

 

Комментарийлар