Логотип «Мәйдан» журналы

Ханты-Мансида булган фаҗигадән соң, Татарстанда мәктәп автобусларын тикшерәләр

4 декабрьдә Россиянең Ханты-Манси автоном округында 12 кешенең, шул исәптән балаларның гомерен өзгән фаҗигадән соң, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрдә укучыларны төрле чара...

4 декабрьдә Россиянең Ханты-Манси автоном округында 12 кешенең, шул исәптән балаларның гомерен өзгән фаҗигадән соң, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрдә укучыларны төрле чараларга алып барганда, шулай ук мәктәп автобуслары йөрешен дә җитди контрольдә тотуны таләп итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
11916_dsc0133
Һава торышы кискенләшеп, күз күреме начарланганда, буран чыкканда, көчле җил искәндә юллардагы вазгыятьне ачыклаганнан һәм бәя бирелгәннән соң гына юлга чыгарга рөхсәт бирергә тәкъдим ителә.
«Муниципаль органнарга 2016 елның 5-8 декабрендә ЮХИДИ белән берлектә балаларны йөртүче мәктәп автобусларына тикшерү оештырырга тәкъдим ителде. Биредә транспорт чарасының төзеклеге, аның ГОСТ таләпләренә туры килүе, кисәтү төймәсенең, тахографларның, GPS Глонасс-навигаторларның төзек булуы, саклык каешлары, балаларны озатып йөрүче өлкәннәрнең булуын, маршрутның ЮХИДИ белән килештерелүен тикшерергә тәкъдим ителә», диелгә ведомство хәбәрендә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы автобуста балаларны йөрткәндә һәлакәт очракларын булдырмау өчен барлык куркынычсызлык чараларын күрүне сорый.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар