Логотип «Мәйдан» журналы

Халыктан футбол командасы туплана

Казанда 14, 15 һәм 16 октябрьләрдә “Хезмәт резервлары” (“Трудовые резервы”) стадионында футбол буенча халык командасына сайлап алу үткәрелә. Уеннар 15-16 октябрьләрдә 10.00 сәгатьтә башлана.Россия җые...



Казанда 14, 15 һәм 16 октябрьләрдә “Хезмәт резервлары” (“Трудовые резервы”) стадионында футбол буенча халык командасына сайлап алу үткәрелә. Уеннар 15-16 октябрьләрдә 10.00 сәгатьтә башлана.



152baf0f3e687da2f292b2f632d47d13
Россия җыелма командасы футбол буенча дөнья чемпионатында бик тә уңышсыз чыгыш ясагач, Волгоград шәһәренең һәвәскәр футболчылары Эдуард Әхмәдов, Никита Якушев социаль челтәр аша халык командасы туплау һәм илнең җыелма командасына каршы уйнау тәкъдиме белән чыкканнар иде.
- Бер атна эчендә интернеттагы видеомөрәҗәгатьне җиде миллионнан артык кеше караган. Халык командасына язылырга теләп ике мең гариза керде инде. Һәвәскәр футболчылар Россиянең ун шәһәреннән сайлап алыначак,- ди Эдуард Әхмәдов.
Тәүге тур узган елның сентябрендә Волгоградта оештырылган, иң яхшы 22 футболчы сайлап алынган.
- Казанга тәүге килүем. Сокландым. Төзеклеге, матурлыгы, спорт корылмаларының яхшылыгы белән Казан чыннан да Россиянең спорт башкаласы икән, - дип әңгәмәгә кушылды Никита Якушев,- Казанда исә 23 иң яхшы футболчы сайлап алыначак. Сайлап алу турына казанлылар гына түгел, беренче чарада катнашырга өлгермәгән Волгоград, Самара шәһәрләре һәвәскәрләре дә киләчәк.
Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы белгече Тимур Хаҗиморатов әйткәнчә, республиканың башка шәһәрләреннән дә һәвәскәр футболчылар киләчәк.
Халыктан федераль команданы киләсе елның мартына туплап бетерү ниятләнелә. Шуннан соң илнең җыелма команадсына каршы уйнау өчен Россия футбол берлегенә рәсми хат җибәреләчәк.
Халык командасына язылу турындагы мәгълүматлар белән команданарода.рфсайтында танышырга мөмкин.

 
http://shahrikazan.com

Комментарийлар