Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills Russia кысаларында беренче тапкыр 50 яшьтән өлкәнрәкләр чыгыш ясый

20-24 майда WorldSkills Russia кысаларында беренче тапкыр 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен чемпионатның «Навыки мудрых» финалы узачак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Һөнәри комп...

20-24 майда WorldSkills Russia кысаларында беренче тапкыр 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен чемпионатның «Навыки мудрых» финалы узачак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
«Илкүләм чемпионат кысаларында беренче тапкыр яңа тармак буенча ярышлар узачак. Аны узган ел WorldSkills Russia берләшмәсе гамәлгә куйган. Ул - «Навыки мудрых» чемпионаты, анда 50 яшьтән узган кешеләр катнаша ала », — диде спикер.
Ярышлар 26 компетенция буенча узачак. Анда 391 кеше катнашачак. Шулай итеп чарада үз хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр, укытучылар, шулай ук пенсионерлар катнаша ала.
«Чемпионатта яшүсмерләр һәм өлкән буын вәкилләре катнашканга күрә эшче һөнәрләрнең динамикасын күрергә мөмкин булачак. Яшьләр өлкән буыннан тәҗрибә туплаячак», диде - Эмиль Гобәйдуллин.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/29/183543/

Комментарийлар