Логотип «Мәйдан» журналы

«Водоканал» директоры Казанда суга тарифларны ике тапкыр арттырырга тәкъдим итте

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров Казанда су белән тәэмин итүгә тарифларны – 36, су бүлүгә 30 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Фото: gossov.tatarstan.ruУл ТР Дәүл...

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров Казанда су белән тәэмин итүгә тарифларны – 36, су бүлүгә 30 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.



0118 Фото: gossov.tatarstan.ru


Ул ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында шул хакта белдерде.

«Су белән тәэмин итү һәм су бүлү объектларын карап тоту өчен 2019 елга минималь тарифларның күләме су белән тәэмин итүгә - 36, су бүлүгә 30 сум тәшкил итәргә тиеш», - диде докладчы.
Егоров искәрткәнчә, шәһәр өчен билгеләнгән тарифлар Идел буе федераль округында һәм халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында иң түбәне.
Ул аңлатып үткәнчә, әлеге тарифларны керткән очракта җәлеп ителгән финансларның күләме ел саен 2 миллиард сумнан артып китәчәк. Бу исә челтәрләрнең авариясез эшләвен һәм су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176962/

Комментарийлар