Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин Яшел Үзән заводы эшчесенә дәүләт бүләген тапшырды

Бүген Мәскәү Кремлендә Россия дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Фото: kremlin.ruМактаулы исемгә Татарстанның Яшел Үзән шәһәре А.М. Горький исемендәге завод эшчесе Зоя Федотова да лаек булды. Р...

Бүген Мәскәү Кремлендә Россия дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды.
Clipboard581 Фото: kremlin.ru
Мактаулы исемгә Татарстанның Яшел Үзән шәһәре А.М. Горький исемендәге завод эшчесе Зоя Федотова да лаек булды. Россия Президенты изоляцияләүче булып эшләүче Зоя Федотовага «РФның атказанган машина төзүчесе» исемен тапшырды.
Тантанадан соң Зоя Федотова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. “Бүләкләнүчеләр арасында танылган кешеләр күп иде, мин бик дулкынландым”, - дип белдергән ул тәэсирләре белән бүлешеп.
Иртәгә иртән Зоя Федотованы югары бүләк белән өендә якыннары, ә 30 елдан артык хезмәт куючы заводында җитәкчелек һәм хезмәттәшләре котлаячак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар