Логотип «Мәйдан» журналы

VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны теркәү тәмамланды

 VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны теркәү тәмамланды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының пресс-холлында республика мәгълүмат чаралары белән үткәрелгән сөйләшүдә...


 


VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны теркәү тәмамланды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының пресс-холлында республика мәгълүмат чаралары белән үткәрелгән сөйләшүдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.


1782 Фото: Ильнар Тухбатов
 

“Татарстан буенча сәяси партияләрдән 42 һәм Түбән Кама бер мандатлы сайлау округыннан үзен-үзе тәкъдим иткән 1 кандидат – барлыгы 43 кандидат теркәлде”, - дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин.
Шул ук вакытта Россия ҮСК федераль исемлекләрне теркәү эшен төгәлләгән. Федераль округ буенча сайлау кампаниясендә 14 сәяси партия катнашачагы турында белдерде Татарстан ҮСК рәисе.
Теркәү процессы нормаль эш режимында закон кысаларында үтте.
“3 августтан территориаль сайлау комиссияләре учеттан төшерү таныклыкларын бирә башлады һәм 6 сентябрь – әлеге процедурага каралган соңгы көн, ә 7 сентябрьдән андый таныклыкларны участок сайлау комиссияләре тапшыра”, - диде Ә.Гобәйдуллин. Аның сүзләренчә, хәзергә кадәр учеттан төшерү таныклыкларын 455 татарстанлы алган.

 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар