Логотип «Мәйдан» журналы

ВИЧка тикшеренү тестларына тулысынча ышанырга була

Табиблар һәркемне ВИЧ-инфекциягә тикшеренергә өндәп, авырганыңны белү түгел, белмәү куркыныч, диләр.Вакытында дәвалана башласа, әлеге чирне йоктырган кеше озын һәм бәхетле гомер кичерә ала.Мәсәлән, Әл...

Табиблар һәркемне ВИЧ-инфекциягә тикшеренергә өндәп, авырганыңны белү түгел, белмәү куркыныч, диләр.
ВИч-голубь-2
Вакытында дәвалана башласа, әлеге чирне йоктырган кеше озын һәм бәхетле гомер кичерә ала.
Мәсәлән, Әлмәттән Фәрхәт Мәүлетов үзенең уңай ВИЧ-статусы турында яшермичә сөйли. Ул – ВИЧ-белән яшәүчеләр төркеме әгъзасы. Авыруы турында егет очраклы гына белә. Моңа кадәр ул тикшеренми һәм аның сәламәтлеге начарлана бара. 2008 елда гына аның ВИЧ статусының уңай булуы ачыклана. Әмма егет кулларын төшерми.
– Бүгенге көндә мин ВИЧ-инфекциянең хөкем түгел икәнен беләм. Бу диагноз белән дә яшәп була. Минем сау-сәламәт гаиләм – хатыным, балам бар. Тагын балалар планлаштырабыз. Вакытында тикшеренү бик мөһим, – ди Фәрхәт.
Хәзерге вакытта Россиянең 10 төбәгендә бушлай ВИЧ-инфекциягә тикшеренү акцияләре уза. 18 октябрь көнне Казан кушылды. 30 октябрьгә кадәр (12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр) һәр теләгән кеше “Сувар-плаза” сәүдә үзәгендә урнаштырылган махсус палаткада үз статусын ачыклый ала. Табиблар сүзләренчә, ВИЧка экспресс-тестларның нәтиҗәсенә тулысынча ышанырга була. 99 процент очракта алар нәтиҗәсе дөреслеккә туры килә.
Әмма моның ише акцияләр ВИЧ-инфекцияне ачыклауга караганда күбрәк кисәтүгә юнәлтелгән. Республикабызның “СПИД” үзәге белгечләре сүзләренчә, экспресс-тестлаштыру вакытында авыру очракларының ачыклануы еш күренеш түгел. Үзенең ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы булуын белүчеләр, күпчелектә, махсус медицина учреждениесендә тикшеренергә килә. Шул ук “СПИД” үзәгендә, әйтик, бушлай аноним рәвештә анализлар бирү мөмкинлеге бар. Кеше күп йөри торган урыннарда оештырылган тестлаштырулар исә ВИЧ турында “сөйләргә”, кешеләрне даими тикшеренеп торырга өндәргә чакырылган.

Комментарийлар