Логотип «Мәйдан» журналы

Вьетнам президенты Чан Дай Куанг вафат

Вьетнам президенты Чан Дай Куанг вафат булды, дип хәбәр итә дәүләтнең мәгълүмат чараларына сылтама белән  Франс агентлыгы.Ул бүген җирле вакыт белән иртәге унда (Мәскәү вакыты белән 06:05) 61 яшендә Х...

Вьетнам президенты Чан Дай Куанг вафат булды, дип хәбәр итә дәүләтнең мәгълүмат чараларына сылтама белән  Франс агентлыгы.
4809853
Ул бүген җирле вакыт белән иртәге унда (Мәскәү вакыты белән 06:05) 61 яшендә Ханой хәрби госпиталендә үлгән.
"Президент каты авыру белән көрәште. Илебез һәм чит ил табибларының тырышлыгына карамастан, ул авыруны җиңә алмады", - диелә илнең үзәк сәламәтлек саклау идарәсе хәбәрендә.
 
Чан Дай Куанг 1956 елның 12 октябрендә Вьетнамның төньягында урнашкан Ниньбинь провинциясендә туган.  Хезмәт юлын Эчке эшләр министрлыгында башлап җибәргән, аннан соң Җәмгыять куркынычсызлыгы министрлыгына күчкән, аны җитәкләгән. 2016 елда илнең президенты итеп сайланган.
 
Фото: https://tass.ru

Комментарийлар