Логотип «Мәйдан» журналы

Ветераннар круиздан кайтты

Кичә Казанның Елга портында Идел буйлап круизда булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын каршы алдылар. Фото "Татар-информ" сайтыннан алынды.Сугыш ветераннары һәм яшьләр катнашындагы ветераннар хәрәкәте...


Кичә Казанның Елга портында Идел буйлап круизда булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын каршы алдылар.



rued0ab30a296(1) Фото "Татар-информ" сайтыннан алынды.
Сугыш ветераннары һәм яшьләр катнашындагы ветераннар хәрәкәте активистлары өчен оештырылган әлеге круиз матур гадәткә әйләнде. Быелгы сәяхәт Казан – Волгоград – Казан маршруты буенча, 24-31 май көннәрендә узды.
"Ф.И.Панферов" теплоходында оештырылган сәфәрдә барлыгы 150 кеше катнашты. Алар арасында 16 Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышында катнашкан 3 ветеран, тылда хезмәт куючылар, иҗтимагый оешма активистлары һәм Казан кадет мәктәбе вәкилләре бар иде.
Ветераннарны елга ярында Казан кадет мәктәбе кадетлары каршы алды.
– Төп максат ветераннарны, шулай ук Татарстан шәһәр һәм районнарындагы ветераннар оешмасы әйдәманнарын Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә керткән өлешләре өчен хөрмәтләү иде, – диде республика ветераннары иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Хәбир Иштирәков. –  Круиздан канәгать калдык, максатлар үтәлде. Бу – ял гына түгел, ә киләчәккә караш та.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар