Логотип «Мәйдан» журналы

Васил Шәйхразиев Европа татарларына истәлекле бүләкләр тапшырды

"Европа татарлары альянсы" идарәсе утырышыннан соң, Васил Шәйхразиев Европа татарларына истәлекле бүләкләр тапшырган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Фото: tatar-cong...

"Европа татарлары альянсы" идарәсе утырышыннан соң, Васил Шәйхразиев Европа татарларына истәлекле бүләкләр тапшырган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
0163 Фото: tatar-congress.org
“Европа татарлары альянсы” Европа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы биш еллыгын билгеләп үтә.
“Европа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясеннән соң, “Европа татарлары альянсы” идарәсенең утырышы узган.
Утырыш азагында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүләкләр тапшырган. Ул Россия Тышкы эшләр министрлыгының Милләттәшләр белән эшләү буенча департамент директоры урынбасары Андрей Ланчиковка истәлекле бүләк һәм түбәтәй тапшырган, "Европа татарлары альянсы" халыкара ассоциациясе рәисе Флүр Шәриповка истәлекле бүләк биргән.
Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы медале белән Альянсның рәис урынбасары, Болгариянең “Идел” үзәге рәисе Альбина Вәлиеваны бүләкләгән. Венгриянең “Әлифба” татар оешмасы рәисе Рита Хәсәновага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр һәм оешмага китаплар, методик әсбаплар биргән.
"Утырышта Альянс составына Франциянең Марсель шәһәрендәге "Перспектива" оешмасын кабул иттеләр. Чехиядә ачылачак Татар мәдәнияте үзәге белән Альянс арасында узара хезмәттәшлек турында килешү төзү турында карар кылдылар. Идарә әгьзалары бертавыштан Альянсның Конгресс составына керүе өчен тавыш бирде. 2019 елда Таллинда узачак Европа Сабан туена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр. 2019 елда Альянсның 3нче съездын Австриянең Вена шәһәрендә үткәрергә карар кабул ителде. “Европа Татар кызы” конкурсының логотип һәм нигезләмәсен расладылар", диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар