Логотип «Мәйдан» журналы

Ванна бүлмәсен җыештыру өчен 10 лайфхак

Өй җыештыра башласак, ванна бүлмәсен иң ахырга калдырабыз. Кибеттән бөтен химияне җыеп кайтабыз. Ә алар сантехниканың эмален ашый. Ванна бүлмәсен җыештыруның башка юллары да бар. Безнең әбиләр, әниләр...

Өй җыештыра башласак, ванна бүлмәсен иң ахырга калдырабыз. Кибеттән бөтен химияне җыеп кайтабыз. Ә алар сантехниканың эмален ашый. Ванна бүлмәсен җыештыруның башка юллары да бар. Безнең әбиләр, әниләр ул химик чистарткычларның барын-югын да белмәгән. Кер сабыны белән содадан гайре бернәрсәләре булмаган. Аларны хәзер дә кулланып, менә дигән итеп чистартып була.
rakovina
Менә бу 10 лайфхак вакытны да күп алмый, гаилә бюджетына да кырын сукмый:
1. Ваннаны ап-ак итәторган, пычрактан һәм бактерияләрдән чистартыр өчен мондый эремә әзерлиләр. 4 литр җылы суга ярты стакан уксус, бер стакан спирт һәм чирек стакан сода кушып болгаталар. Шушы сыекча белән ванна өслеген сөртеп, 15 минуттан салкын су белән юалар.
2. Краннар ялтырап торсын, тутыккан урыннар бетсен өчен өстенә тоз сибеп, лимон суты агызырга кирәк. Бик шәп чистарта, тирә-якка лимон исе тарала.
3. Ванна көзгеләре юынганда, теш чистартканда таплана. Яңа кебек ялтырап торсын өчен чәй кулланалар. Бик гади ысул – иске чүпрәкне каты кара чәйгә чылатып сөртеп кенә аласы.
4. Душ насадкасын еш кына каты су боза, су тамып тора башлый. Полиэтилен капка уксус салып, шуңа душ насадкасын тыгып төнгә калдырасың, иртән салкынча су белән чайкатасың – бар да җайлана.
5. Раковина ялт итеп торсын дисәң, «Детское» маен чүпрәккә тамызып сантехниканы сөртергә кирәк.
6. Туалет юа торган щетканы шулай ук чиста тотарга кирәк. Кирәкмәгән тарага ярты стакан сода, ике аш кашыгы тоз, чирек стакан уксус чистартучы матдә концентраты һәм кайнар су салыгыз да щетканы бер сәгатькә шунда тыгып торыгыз. Аннары алып чайкагыз – өр-яңа кебек булыр.
7. Ванна бүлмәсендә душ шторасы яхшы шуып йөрсен өчен штора кидерелгән таякны вазелин белән майлагыз.
8. Ванна бүлмәсен җыештырганда түшәмнәрне дә яңартып, чистартып алырга кирәк. Шул ук уксус ярдәмгә килер. Чиләктәге суга уксус кушып, түшәм, стеналарны сөртеп чыгыгыз.
9. Хәзер унитазны чистартыр вакыт җитте. 10 мл җылы суга 3 г сода, 2 г лимон согы кушыгыз. Шул сыеклыкны унитазга салып, 2 сәгатьтән соң щетка белән юып төшерегез.
10. Еш кына раковинага йә ваннага куеп торган кечкенә банкалардан түгәрәк эзләр кала. Бу хәл килеп чыкмасын өчен банка төбен үтә күренмәле лак белән каплыйлар.
 
Фото: syuyumbike.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар